Бүген төнлә Дүртөйле районының Иванай авылында фаҗигале янгын теркәлгән. Һәлакәт урынына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр көчләре килә.
Билгеле мәгълүматлар буенча, ике бүлмәле фатир янган. Янгын сүндерү барышында 1986нчы елгы ир-атның гәүдәсен табалар.
Фаҗигале вакыйганың сәбәпләре һәм шартлары билгеләнә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе һәм тикшерү-оператив төркем эшли.