

Кичә кичен Бәләбәй районында фаҗигале янгын теркәлгән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Янгын сүндерүчеләр килүгә ике бүлмәле фатирдагы бер бүлмә һәм балкон янган булган. Янгын сүндерү барышында, кызганычка каршы, 1965нче елгы хатын-кызның мәете табылган.
Фаҗигале вакыйганың сәбәпләре һәм шартлары ачыклана. Урында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчеләре һәм тикшерү-оператив төркем эшли.