

Нефтекамада янгын сүндерүчеләр янган йорттан йорт хайваннарын: этне һәм мәчене алып чыкканнар. Мәчегә ашыгыч ярдәм кирәк була, чөнки ул инде аңсыз була.
Кичә, 12 сентябрьдә, Нефтекамада йортның түбәсе яна башлаган. Йорт хуҗалары янгын сүндерүчеләр килгәнче эвакуацияләнеп өлгергәннәр. Ләкин ут эчендә эт һәм мәче калган. Янгын сүндерүчеләр янган йорттан этне һәм мәчене алып чыкканнар. Мәчене кислород баллоны ярдәмендә аңына китергәннәр.
Янгын сүндерелгән, зыян күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчеләре ачыклый.