

Коткаручылар 9нчы сентябрьдә югалган Уфа кешесен тапканнар. Узган шимбә көнне ир-ат Бөре районы Питяково авылы янындагы Агыйдел елгасына балык тотарга киткән булган. Күпмедер вакыт үткәч, ир-егетнең югалуы турында аның хатыны полиция бүлегенә хәбәр иткән.
Суга төшкән машина эзләрен табып, коткаручылар водолазларны чакыртканнар.
Коткаручылар елга төбендә машинаны гына түгел, ә югалган ирне дә тапканнар. "Renault Duster" маркалы автомобиль техника ярдәмендә ярга тартып чыгарылган. Фаҗиганең шартлары ачыклана.