

Бу атнаның беренче яртысы республикада уртача җылы булды, көндезге температура +18, +23 градуска кадәр күтәрелде.
Атна ахырында һава торышы начарланачак. Республика буенча төрле интенсивлыктагы яңгырлар, ә 8 һәм 9нчы сентябрьдә урыны белән көчле яңгырларга көтелә. Һава температурасы көндез +10, +15 градуска кадәр төшәчәк. 10нчы сентябрьдә җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.