

Умартачылар арасында күркәм итеп бизәлгән һәм бал продукцияләренең муллылыгы белән Эльвера һәм Фәрит Солтановлар җәлеп итте. Алар Мата авылыннан килгәннәр.
-Тормыш иптәшемнең әтисе, аның әтисе дә умартачы булган. Һәм без дә бу эшне дәвам итәбез. Быел һава торышы уңай булмаса да, балның муллыгына зарланырлык түгел. Елына карата яхшы дисәк тә була. Умартачылык эше бик җиңелләрдән түгел. Үзенчәлекле, тәләгән һәркем карый да алмый. Аларны һәрчак арап торырга кирәк, аеруча очыш вакытында калдырып беркая да чыгып китеп булмый. Ә балның файдасы турында сөйләп бетергесез. Үзегез белеп торасыз инде. Әлеге ярминкәгә без чәчәк, юкә, карабодай балын алып килдек, - ди Эльвера Солтанова.