Җәмгыять
1 сентябрь 2023, 14:51

Хезмәттәшен тукмап, машинасын урлап качкан

Акчалы булу нияте белән машинаны металл кабул итү пунктына тапшырган.

Хезмәттәшен тукмап, машинасын урлап качканХезмәттәшен тукмап, машинасын урлап качкан
Хезмәттәшен тукмап, машинасын урлап качкан

Ишембай районы буенча полициягә 46 яшьлек ир мөрәҗәгать иткән.  Аның кәрәзле телефоннарын, акчасын һәм “УАЗ” маркалы эш машинасын урлап алып киткәннәр.

46 яшьлек ир предприятиеләрнең берсендә каравылчы булып эшләгән. Бу вакыйга көнне ул төнге сменада булган. Урамда чит тавышлар ишетеп, тышка чыкса, территориядә хезмәттәшем күргән. Аның ял көне булган. Ир аңа өенә кайтып китәргә киңәш иткән, ләкин тегесе тыңламаган.

Ирләр арасында тиргәш-талаш чыккан. Теге ял көнендә булган хезмәттәше әлеге ирне тумаган, акча таләп иткән. Күп тапкырлар сукканнан соң, ир хушын югалта. Аңына килгәндә 2 мең сум акчасы, ике кесә телефоны һәм автомобиле юклыгы ачыклана.

Полиция хезмәткәрләре18 яшьлек егетне тоткарлаган. Ул машинаны йөреп килергә алдым, дип аңлаткан. Уфага барып җиткәч, машинаны металл кабул итү пунктына тапшырган. Телефоннарны хуҗасына кире кайтарганнар, ә менә акчаны 18 яшьлек кирәк-ярагына тотып беткән.

Талау факты буенча егеткә карата җинаять эше кузгатылган.

Автор:
Читайте нас