

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев “Ландыш” позывнойлы яугир янына барды. Ул әле Балтач үзәк район дәваханәсендә.
Кыска вакытлы ял вакытында аңа дәваханәгә ашыгыч ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә туры килә. Хәзер барысы да яхшы, яшь организм төзәлә. Аның белән яугирләрнең кәефе, ихтыяҗлары һәм гаиләләренә ярдәм турында фикер алыштылар.