Бүген Уфадагы Степан Кувыкин урамында тракторчы җәяүлене бәрдергән. Бу хәл бүген сәгать унберләр тирәсендә була. Билгеле булуынча, авыр техника руле артында 43 яшьлек ир булган. Ул тиешсез урында юл аша чыккан хатынга бәрелгән.
Нәтиҗәдә, хатын-кызны дәваханәгә озаталар. Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү башланган.