

Бүген Белоретта фаҗига теркәлгән, дип “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Әтисе белән улы Тюленин урамындагы гаражларына барганнар. Ләкин аннан үзләре генә чыга алмыйлар – хәлләре начарлана. Шаһитлар ашыгыч хезмәтләргә мөрәҗәгать иткәннәр.
Шаһитлар коткаручылар килгәнче 65 яшьлек ирне үз көчләре белән гараждан чыгара алган. Ә менә 39 яшьлек ир базда булган. Аны альпинистлар җайланмасы белән коткаручылар гына чыгара алганнар.
Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре каза күрүчеләргә реанимация чаралары ясаган. Кызганычка каршы, ирләр икесе дә үлгән.
Якынча мәгълүмат буенча, алар исле газ белән агуланган, диләр коткаручылар.