

Башкортстанда биш пенсионер гөмбә белән агуланып, реанимациягә эләгә. Бу хәл Салават районында теркәлгән.
Билгеле булуынча, 60 яшьтән алып 85 яшькә кадәрге өлкән кешеләр 75 яшьлек туганнары янына Лаклы авылына кунакка кайткан булганнар. Урманнан гөмбә җыеп алып кайтып, пешереп ашыйлар. Соңрак бишесен дә агулану билгеләре белән Малаяз үзәк район дәваханәсенә озаталар.
Сак булыгыз, белмәгән һәм танымаган гөмбәләрне җыймагыз.