

Башкортстанда балык тотканда олы яшьтәге бер ир кеше батып үлгән. Фаҗигале хәл Благовещен районының Фәйзулла авылы янындагы Уфа елгасы буенда теркәлгән.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәте мәгълүматларыннан билгеле булуынча, бүген төнлә шаһитләрдән Уфа елгасында балык тотканда 1954нче елда туган ир-атның батып үлүе турында хәбәр килгән.
Гәүдәсен туганнары судан чыгарып, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырганнар. Әлеге вакытта оператив-тикшерү эшләре бара.