

Әлшәй районында үсмер тиз янучан сыекча белән экспериментлар үткәрү нәтиҗәсендә дәваханәгә эләккән, дип “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Чыганактан билгеле булуынча, ул өстенә тиз янучан сыекча сипкән һәм кабызган шырпыдан киемнәренә ут капкан.
14 яшьлек малайны ашыгыч рәвештә Раевка үзәк район дәваханәсенең реанимация бүлегенә китергәннәр.
Табиблар аның тәненең I һәм III дәрәҗәдәге пешүләр алуын билгели. Хәле бик авыр дип бәяләнә.