Җәмгыять
17 август 2023, 11:27

Ә сез ышанасызмы лотореядә җиңүгә?

Ә менә Башкортстаннан Гөлнара Зөбәерова 21 миллион сум откан.

Ә сез ышанасызмы лотореядә җиңүгә?Ә сез ышанасызмы лотореядә җиңүгә?
Ә сез ышанасызмы лотореядә җиңүгә?

Башкортстаннан Гөлнара Зөбәерова дәүләт лотереясендә 21 миллион сум акча откан, дип хәбәр итә "Башинформ" агентлыгы.

Җиңүче күп еллар Мәскәүдә яши, анда тегүче булып эшли. Акча отуы турында белгәч, республикага кайтырга һәм монда фатир сатып алырга карар итә.

"Билет сатып алганчы мин тираж архивын анализлыйм һәм үзем комбинация ясыйм. Җиңү көнендә беренче тапкыр үз стратегиямне үзгәрттем. Эштән арып кайткан идем, шуңа күрә очраклы саннарны гына билгеләдем. Берничә минуттан соң телефонга СМС килде. Шәхси кабинетка кереп карасам, барлык саннар да яшел төстә яна иде. Ирем дә, үзем дә ышанмадык. Барысы да төш кебек", - дип уртаклашкан Гөлнара Зөбәерова.

Автор:
Читайте нас