Җәмгыять
17 август 2023, 03:33

Җил-давыл котырган

Нәтиҗәдә, үзәк район дәваханәсенең, ике катлы “Россгострах” бинасының һәм торак йортның түбәсе җимерелгән.

Җил-давыл котырганҖил-давыл котырган
Җил-давыл котырган

Кичә кич  Башкортстанда берничә бинаның түбәсен көчле җил алып ташлаган. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, җил-давыл Благовар районының Языково авылында булган. Биредә берничә бинаның түбәсенә җил-давыл җитди зыян китергән.

Ведомство мәгълүматлары буенча, Благовар үзәк район дәваханәсенең, ике катлы “Россгострах” бинасының һәм ике катлы күпфатирлы торак йортның түбәсе җимерелгән.

Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Муниципалитетның эшенә начар һава торышы йогынты ясамаган. 

Җил-давыл котырган
Җил-давыл котырган
Җил-давыл котырган
Автор:
Читайте нас