Кичә Башкортстанда бер кыз һәм егет өстенә тукталыш ауган. Бу хәл Иглин районында теркәлгән.
Яшүсмерләрнең хәле авыр. Аларны Уфаның 17нче клиник дәваханәсенә озатканнар.
Социаль челтәрләрдә иглинлылар тукталыш павильоны беренче тапкыр гына аумый инде ул, дип язалар.
Иглин районы Хакимияте башлыгы Гүзәл Насыйрова тукталыш павильоны 2021 елда юлны ремонтлау кысаларында урнаштырылуы турында билгели.
Бүген шундый хәл булды һәм ике кеше зыян күрде. Мин аңлаганча, алар тукталыш артында көчле җилдән качып торганнар. Бездә һава торышы кискен үзгәрде, урамда көндез караңгыланды һәм көчле җил аркасында тукталыш павильоны ауды. Әлбәттә, безнең өчен бу хәл бик җитди», - ди Гүзәл Насыйрова.