

Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Андрей Егоровның әнисе улының “Пират” кушаматлы дүрт аяклы дустын үзенә карарга алган.
“Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, бетеренгән этне командир солдатлар белән бергә шәхси сектор территориясендә тапканнар. Ул һәлак булган Андрей Егоровны гына үз иткән булган.
“Этнең кушаматын шундагы өйдә табылган паспорты буенча ачыклаганнар. Овчарка Андрейның хәрби дустына әверелгән булган. Ул хәтта аның өчен бронежилетын үзгәртеп теккән булган. Шул вакыттан алып һәрчак бергә булалар. Махсус операцияләргә Андрей һәрчак дүрт аяклы дустын үзе белән йөреткән. Овчарка хуҗасына боеприпаслар китереп торган. “Башкорт” (Андрейның позывное) Фугас кушаматлы кечкенә песи баласын да карап үстергән. Эт белән песи дә дус булганнар. Фугас, кечкенә булуына карамастан, һәрвакыт өстенлек итәргә тырышкан. Андрей Егоров телефоннан әнисенә Пиратны да, Фугасны да туган өенә алып кайтам дигән булган”, – дип язалар чыганакта.
Кызганычка каршы, Андрей Егоров әнисенең 70 яше тулган көнне һәлак булган. Командир һәлак булганнан соң овчарка белән песине частьта калдырырга булалар. Тик Пират белән Фугас Андрейны бик сагынганнар. Тугры дусларның хисләре ялган булмый шул. Бу хәлне күргәч, хәрбиләр аларны “Башкорт”ның туган ягына кайтарырга булалар.
Андрейның дусты, “Вольный” позывнойлы хәрби, Пират белән Фугасны Чишмә районына алып кайта.
Бүгенге көндә алар Андрей Егоровның туган өендә яшиләр. Хәрбинең әнисе этне һәм песине гаилә әгъзалары итеп кабул итә, чөнки алар махсус операциядә улының иң тугры дуслары булган. Һәрчак аның белән булганнар.