Җәмгыять
16 август 2023, 06:12

Уфада янә атыш

15 яшьлек үсмергә күңелсез булып киткән...

Уфада янә атышУфада янә атыш
Уфада янә атыш

Уфада Русия Эчке эшләр министрлыгының 8нче полиция бүлегенә Сипайлово бистәсендәге йортларның берсендә пневматик коралдан ату тавышына охшаш тавышлар ишетелүе турында хәбәр килгән, дип “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Бу урынына килгән полиция хезмәткәрләре балконнан ату тавышлары ишетелгән фатирны тапканнар. Вакыйгага 15 яшьлек яшүсмер катнашлыгы ачыкланган. Ул рөхсәтсез әтисенең пневматик пистолетын алган булган.

Пневматик корал экспертизага җибәрелгән. Тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

Чыганакта билгеләнүенчә, балигъ булмаган бала балалар бакчасына ату оештырган. Күршеләр видеоның бер өлешен яздырганнар. Үсмер үзенең бу гамәлен аңа күңелсез булып китүе белән аңлаткан.

Автор:
Читайте нас