Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 август 2023, 19:00

1 сентябрьдән пенсияләр арта, диләр...

Кемнәр өстәмә акчага өмет итә алачак?

1 сентябрьдән пенсияләр арта, диләр...
1 сентябрьдән пенсияләр арта, диләр...

“Кызыл таң” гәзите хәбәр итүенчә, Русиядә кайбер пенсионерларга пенсияне планнан тыш яңадан исәпләү каралган. Планлы күтәрелүләр көтелмәсә дә, пенсионерларның кайбер категорияләре өстәмә акчага өмет итә алачак.

Закон буенча, 80 яшь тулган кешеләргә пенсиягә өстәмә акча түләнә. Әгәр пенсионерга август аенда 80 яшь тулса, сентябрьдән аңа 7567,33 сум күләмендә өстәмә түләнәчәк. Өстәмә түләү автомат рәвештә исәпләнә, гариза бирергә кирәкми.

Шулай ук, авыл җирлегендә 30 елдан артык эшләгән гражданнарга пенсия күләме арттырыла. Авыл стажы өчен пенсия өстәмәсе күләме 1891, 83 сум тәшкил итәчәк. Яңадан исәпләү автомат рәвештә бара, гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Автор:
Читайте нас: