Югары Карыш авылында көтү көткәндә Карыш елгасы буенда гаҗәеп табылдыкка юлыкканнар – мамонт сөякләрен тапканнар.
Бу хәбәрне ишетү белән, без дә шул якка юлландык.
-Ул көнне улым белән көтү көтә идек. Бер вакыт Ленар “Әти, болар нәрсәләр ул, сөяккә охшаган бит”,- дип килеп җитте янга. Шул урынга барып карасак, чынлап, зур-зур сөякләр иде. Өстә яткан тешләрен үзебез белән халыкка күрсәтергә дип алдык. Ә калганнарын, маллар таптамасын дип, азрак күмеп куйдык, - диде Ревнер Имамов.
Уйлап кына карагыз, без яшәгән җирдә дә элек мамонтлар кебек зур хайваннар булган. Без йөрегән җирдән алар да йөрегән.