

Уфада чираттагы тапкыр суда бәхетсезлек очрагы теркәлгән, дип “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Чыганак хәбәр итүенчә, кичә кичен Агыйделдә “Ак-ЯрНижгородка” пляжыннан агым буенча 300 метр чамасы түбәнрәк бер ир батып үлә.
Су коенырга дип әтиле-уллы барган булган. Аның улы сүзләре буенча, әтисе тирәнгә үк йөзеп кергән һәм күздән югалган.
Фаҗига урынына эзләү-коткару отряды водолазлары җибәрелгән. Ике сәгать эзләүләрдән соң 1974нче елгы ирнең гәүдәсен судан чыгарганнар.
Бу урын су керү өчен җиһазландырлмаган булган, анда су коену тыелуы турындагы махсус билге дә булган.
Җәйге су коену чорында саклану кагыйдәләрен төгәл үтәп, исән-имин булыйк. Махсус билгеләнгән урыннарда гына су коеныгыз, чикләгеч билгеләрне узмагыз. Ялгыз гына су коенмагыз.