Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 август 2023, 12:01

Балтачта десантчылар көнен билгеләделәр

2 август көнне Иске Балтачта ел саен hава-десант гаскәрләре көне билгеләнеп үтелә. Быел да алар үз традицияләренә тугры калып, “Сагышлы ана” мемориал комплексына җыелдылар.

Балтачта десантчылар көнен билгеләделәр
Балтачта десантчылар көнен билгеләделәр

2 август көнне Иске Балтачта ел саен hава-десант гаскәрләре көне билгеләнеп үтелә. Быел да алар үз традицияләренә тугры калып, “Сагышлы ана” мемориал комплексына җыелды.

Ватанпәрвәрлек рухындагы чара “Сагышлы ана” мемориал комплексына чәчәкләр салудан башланды.

Җитди гаскәрләрдә хезмәт иткән hәм итүче райондашларны тәбрикләп район Хакимияте башлыгының беренче урынбасары Фларит Хәбипов чыгыш ясады.

—Шушы бәйрәм көнендә үзенең хәрби хезмәтен илебез иминлеген саклауга багышлаган кыю егетләребезне бәйрәм белән тәбрик итәбез.  Сез һәрчак алдынгылар рәтендә. Махсус хәрби операция башлангач, сезнең арадан да Ватаныбызны сакларга юлланучылар булды. Гуманитар ярдәм җыюда һәм озатуда зур ярдәм күрсәтәсез. Моның өчен барыгызга да зур рәхмәт. Бәйрәмнәрегезне hәрвакыт аяз, имин күк йөзе астында каршыларга язсын,— диде Фларит Әсхат улы.

Тантаналы чараның төп кунакларының берсе  - ветеран десантчы Рифгать Даутов барысын да шушы күркәм чара белән ихлас күңелдән котлап, район Хакимиятенә, район мәдәният сарае хезмәткәрләренә һәм Фәрит Галимовка ел саен районның барлык десантчыларын бергә җыеп, истәлектә калырдай бәйрәм оештырулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Руслан Халиков һәм Гүзәлия Әхмәтҗановаларның ватанпәрвәрлек рухындагы чыгышлары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.

Г. Талипов фотолары. 

Балтачта десантчылар көнен билгеләделәр
Балтачта десантчылар көнен билгеләделәр
Балтачта десантчылар көнен билгеләделәр
Балтачта десантчылар көнен билгеләделәр
Балтачта десантчылар көнен билгеләделәр
Балтачта десантчылар көнен билгеләделәр
Балтачта десантчылар көнен билгеләделәр
Балтачта десантчылар көнен билгеләделәр
Балтачта десантчылар көнен билгеләделәр
Балтачта десантчылар көнен билгеләделәр
Балтачта десантчылар көнен билгеләделәр
Балтачта десантчылар көнен билгеләделәр
Автор:
Читайте нас: