Бүрәнәдә утырып капчык белән сугышу ярышында аеруча сизгер, көчле, җитез һәм чыдамлы булырга кирәк. Монда катнашучылар капчык белән сугып, бер-берсен бүрәнәдән бәреп төшерергә тырыша. Көндәшен төшереп, үзе егылмый бүрәнә өстендә калса, димәк җиңүче дип билгеләнә.
Башта бик күпләр бер сугуда ук егылып төште бүрәнәдән. Ә менә финал этапка чыккан уенчылар чыдамлыкның нәрсә икәнен беләләр иде. Читтән карап торганда капчыклар җиңел булып күренсә дә, үзеңә килеп бәрелсә, шәп төшәдер ул. Беренче-икенче-өченче урынны озак бүлештеләр алар. Кызу бәйге барышында беренчелекне Аскар Шакиров яулады. Риваль Хәйдәршин һәм Илнар Мөнәсиповлар икенче-өченче урынга чыктылар.