Шахмат hәм шашка уеннары Сабантуй программасының аерылгысыз өлешенә әйләнде. Катнашучыларның саны ел саен күбәюе куандыра. Бу юлы төрле районнар командалары аклы-каралы тактада көч сынашты.
Шашка уены нәтиҗәләренә килгәндә, 1нче урынны—Балтач, 2нче урынны—Кырмыскалы, 3нче урынны Гафури районы командасы яулады.
Шахмат буенча ярышларда беренчелек Гафури районы командасында. Икенче урынга – Кырмыскалы, өченче урынга – Архангель районнары чыкты.
Ярышларның баш хөкемдары – Гафури районы вәкиле Рәсих Муллашев билгеләп үтүенчә, шахмат-шашка уеннары белән кызыксынганнарның бихисап булуы – зур куаныч. Барлык командалар да ныклы әзерлек белән килгәннәр. Уеннар кызу һәм мавыктыргыч үтте.