Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 Май 2023, 22:23

Ришат Төхвәтуллин авылдашларына бүләк ясаган

Җырчы МХОда булган якташлары өчен маскировка челтәрләре үргән авылдашларына концерт бүләк иткән.

Карамалы-Гөбәй авылында Ришат Төхвәтуллин хатыны белән концерт куйган. Концерт гадәти түгел, ә МХОда булган яугирләр өчен ярдәм иткән якташларына оештырылган.

Үткән елның ноябреннән Карамалы-Гөбәй авылында маскировка челтәрләрен үрү пункты эшли. Җырчы активистлар белән аралашкан, нәрсә кирәклеген сорашкан.

"Афәрин, авылдашларым! Алар инде 91 челтәр үргәннәр. Минем әни клубта сәнгать җитәкчесе булып эшли һәм шулай ук волонтер да. Күптән түгел алар бергәләп окоп шәмнәрен дә ясадылар. МХО зонасында булган авылдашлар өчен бар күңелләре белән ярдәм итәләр. Барысы да исән-имин әйләнеп кайтсыннар!”, - ди авылдашлары турында башкаручы.

Ришат Төхвәтуллин Уфада концерт уздырырга ниятләвен, аның барлык акчалары махсус хәрби операциядә катнашучылар ихтыяҗларына китәчәген белдерде.

Автор:
Читайте нас: