

Башкортстанда оештырылган “Ватан” разведка ротасы бу атнада ук хәрби әзерлек үтү урынына юллануы ихтимал. Бу хакта атналык оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров хәбәр итте. Яңа ирекле батальоннар төзү башлангычы белән хәрби хәрәкәтләр ветераннары мөрәҗәгать итте, дип билгеләде республика җитәкчесе.
Моннан алдарак “Башинформ” агентлыгы республикада Даян Мурзин исемендәге һәм “Төньяк амурлары” ирекле батальоннарын һәм шушы формированиеләр составында “Ватан” разведка ротасы булдырыла, дип хәбәр иткән иде.
“Безнең яугирләр махсус хәрби операция зонасында үзләренең иң яхшы хәрби сыйфатын күрсәтә. Оборона министрлыгыннан боерык килде, анда Доставалов исемендәге ирекле батальонның 56 яугире хәрби медальләр белән бүләкләнгән. Аларга хезмәтләре өчен зур рәхмәт”, - диде Радий Хәбиров.