

Башкортстанның исемле мотоукчылар полкы барлыкка килүе ихтимал. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Ирекле батальоннарның командирлары Башкортстан Башлыгына шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән.
“Без бу инициативаны, һичшиксез, хуплыйбыз, ярдәм итәрбез һәм полкны оештыруга бәйле барлык чыгымнарны үз өстебезгә алабыз. Үзебезнең яктан ярдәм булыр. Полкның җитәкчелек составы буенча кандидатуралар тәкъдим итүегезне сорыйм, Оборона министрлыгы белән бу мәсьәләдә республиканың фикере исәпкә алына дип килештек. Хәрби комиссариат, әламәтлек саклау синистрлыгы һәм Хөкүмәтнең килешеп эшләве таләп ителә. Атна саен бу мәсьәләне контрольдә тотырбыз”, - диде Радий Хәбиров.