Яз җитү белән тирә-якны чистарту һәм матурлау өмәләре башлана. Бүген районда шундый өмәләр гөрләп торды. Бу чарадан Иске Ямурза авылы халкы да читтә калмады.
Кем көрәк, кем тырма, кем себерке белән авылны чистартырга чыкты. Бу эшкә бердәм булып, күмәкләп тотынгач, вакыт сизелми дә үтте, диләр Иске ямурзалылар. Авылда яшәүчеләр тирә-якны матурлауга ихлас күңелдән үз өлешләрен кертте.
Мондый өмәләр ары таба да атна саен үткәреләчәк. Яшәгән җиренең чисталыгына битараф булмаганнарны өмәләрдә актив катнашырга чакырабыз. Чисталык үзебездән башлана бит!