

Бирелгән мәгълүмат буенча, кызыкай күп балалы һәм яхшы гаиләдә тәрбияләнгән.
Урындагы җитәкчеләр әйтүенчә, бу эрегән кар суы җыелган чокыр булган. “Мәчетле районының Азангол авылында фаҗигале очрак теркәлгән: кар суы тулган чокырга 3 яшьлек кыз батып үлә”, дип хәбәр итә Хакимиятнең матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, фаҗига урынына Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча тикшерү идарәлегенең Дуван районара тикшерү бүлеге хезмәткәрләре юлланган. Сәбәпләре, шулай ук аңа булышлык иткән сәбәпләр һәм шартлар ачыклана. Башкортстан прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 3 яшьлек сабый зуррак балалар белән йөрегән, әти-әнисе өйдә булган. Әнисе әлеге вакытта декрет ялда. Быел октябрь аенда кызыкайга 4 яшь тулыр иде.
“Башинформ”га ашыгыч хезмәтләрдәге чыганак хәбәр итүенчә, бала олыларсыз бер үзе өй янында урамда йөрегән. “Бер вакыт аның уенчыгы тирән күлләвеккә төшеп китә. Сабый аны чыгарырга була, тик егыла һәм чыга алмый һәлак була”.
“Хөрмәтле өлкәннәр, балаларны караусыз һәм үзләрен генә калдырмагыз!- дип мөрәҗәгать итә урындагы җитәкчеләр. – Су бик хәвефле. Алар белән, су янындадагы шаярулар күңелсез нәтиҗәләргә китерә ала, дип сөйләшегез. Бала янгын һәм коткару хезмәтләренең телефон номерларын белергә тиеш – 101 һәм 112”