

Алдагы көннәрдә Башкортстанда +4 градуска кадәр җылытачак, дип хәбәр итә “Башинформ” сайты.
Иртәгә, 10нчы мартта, республикада җепшек кар һәм яңгыр явуы көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын исәчәк, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә +1, -6 градус, көндез -1, +4 градуска кадәр җылытачак.
11нче мартта кар һәм карлы-яңгыр рәвешендә явым-төшем фаразлана, кайбер районнарда бозлавык. Көньяк-көнбатыштан искән җил төньяк-көнбатышка күчәчәк. Шулай ук аерым урыннарда көчле җил көтелә. Төнлә һәм көндез һава температурасы -3, +2 градус тәшкил итәчәк.