Баймак шәһәре Хакимияте башлыгы Радмир Исәнбаевка махсус хәрби операция зонасында улы белән очрашырга насыйп булган. Бу хакта “Башинформ” сайты хәбәр итә.
Якташларына туган ягыннан гуманитар ярдәмне озатып барганда аңа операция зонасында улы белән очрашырна насыйп булган. Алар хәрби хезмәткәрләргә ике “УАЗ” һәм “Газель” машиналары, исемле посылкалар, генераторлар, запчастьләр, палаткалар, азык-төлек һәм җылы киемнәр тапшырганнар.
“Иң мөһиме, улымны күрә алдым. Бер сәгать чамасы бергә булдык. Күптән көтелгән, әмма бик кыска очрашу булды”, - ди Радмир Исәнбаев.