

Русия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә хәрби бурычларны үтәгән башкорт батальоннары яугирләрен бүләкләү турындагы Указга кул куйды. Бу хакта "Башинформ" сайты хәбәр итә.
"Батальоннарның берсендә генә 13 кеше Батырлык ордены, 16сы – “Батырлык өчен” медале, 4 кеше - Суворов медале һәм 4 яугир - Жуков медале белән бүләкләнде. Менә шулай егетләребез батырлык һәм каһарманлык күрсәтеп хезмәт итәләр”, - диде Радий Хәбиров бүген атналык оператив киңәшмәдә.