

Камил Минәҗев – кече ватанга ярдәм итү идеясен алга этәрү буенча балалар һәм яшүсмерләр арасында үткән “Атайсал.Безнекеләрне бел!” дигән республика медиа-конкурсы җиңүчесе.
Камил әлеге конкурсның “Фоторепортаж” номинациясендә җиңүче дип танылды. Штәнде урта мәктәбе укучысы үз проектын якташыбыз, Мәнәгәз авылыннан чыккан Валерий Сабановка багышлады.
Әлеге конкурс башкорт телен куллану өлкәсен киңәйтүгә, “Атайсал” проекты меценатлары белән танышу аша кече ватанга ярдәм итү идеясен алга җибәрүгә, балаларның һәм үсмерләрнең медиа-сәләтләрен ачыклауга һәм үстерүгә, үсеп килүче буында патриотлык хисе тәрбияләүгә багышланган.
Афәрин, Камил!