

Бүген, 16 февраль көнне, Уфадан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм юлланды. Якынлашып килгән Ватанны саклаучылар көне алдыннан Башкортстан хәрбиләренә алгы сызыкта кирәкле техника, кирәк-яраклар озатылды. Бу хакта “Башинформ” сайты хәбәр итә.
Башкортстаннан гуманитар ярдәм төялгән 63нче автоколонна республика Хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов җитәкчелегендә юлга чыкты. Аның сүзләре буенча, бу ярдәм – якташларыбыз хезмәт иткән алты хәрби частька, шулай ук Салават Юлаев исемендәге башкорт батальоны хәрбиләренә. Гуманитар ярдәм җыюда республика Хөкүмәте һәм хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләреннән тыш, Башкортстан Дәүләт Җыелышы депутатлары, бизнес вәкилләре, Баймак, Борай, Бүздәк, Илеш, Федоровка, дүртөйле районнары Хакимиятләре һәм республика халкы актив катнашты.
“Без Радий Хәбиров кушуы буенча Башкортстан яугирләре өчен чираттагы гумконвой оештырдык. Якташларыбыз үзләренең хәрби бурычын намус белән үти, Туган илен саклый, - дип билгеләде Ирек Сәгыйтов. – Берничә көннән яугирләребезгә 22 җиңел автомобиль, махсус техника, буржуйка, мичләр, генераторлар, азык-төлек, медикаментлар, пиломатериаллар, күчмә мунча итеп тапшырабыз. Иң мөһиме – туганнарыннан һәм якыннарыннан посылкалар, хатлар җиткерербез”.