

“Дәү әнидән бүләк – “Әллүки” конкурсында катнашып, оныгы өчен матур бүләк отучы нәнәйләрнең берсе –Иске Балтач авылында яшәүче Венера Фәтхелбаян кызы Хәбирова.
Оныгы Юлиягә журнал яздырган дәү әни бәйгедә “Азбука” мебель комплектын откан.
Шушы көннәрдә “Әллүки” бүләге барып җиткән.
“Юлиябез бүләккә бик шатланды. “Әллүки”не ул сабый чагыннан ук белә. Һәр елны оныгыма журналны бүләк итеп яздырам. Яратып укый, биремнәрен эшли, рәсемнәрен буйый. Хәзер инде журналны бүләккә чыккан матур өстәл артында укый”, – ди дәү әнисе Венера Хәбирова.
Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 1нче сыйныфында укучы нәни дустыбызга укуында уңышлар, яхшы дуслар телибез”, - ди “Әллүки” журналы үз төркемендә.