Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 гыйнвар 2023, 18:24

Яңа түләү булдыралар

Яңа ярдәм чарасы турындагы Указга Башкортстан Башлыгы кул куйды.

Бүген Хөкүмәтнең киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан яугирләре өчен каралган тагы бер ярдәм чарасы турында игълан итте. Бу хакта "Башинформ" сайты хәбәр итә. 

Шулай итеп, әгәр ирекмән булып киткән яугир 180 көн хезмәт итә икән, республика аңа яңа түләү бирелә. Бу Указга Башкортстан Башлыгы кул куйган.

- Мәсьәләне өйрәндек һәм шундый карар кабул иттек. Әгәр безнең ирекмән 180 көн алгы сызыкта МХО режимында хезмәт итсә, республика аңа тиешле бер сумманы бирә, тагы 180 көн хезмәт итте икән – янә бирәләчәк. Указга кул куйдым, бу түләүне күп егетләр алачак. Хөкүмәттән барысын да тиз арада оештыруны сорыйм, - диде Радий Хәбиров.

Автор:
Читайте нас: