Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 гыйнвар 2023, 15:45

Пенсияләр ничек индексацияләнә?

Эшләмәгән пенсионерлар өчен иминият пенсияләре 2023 елның 1нче гыйнварыннан 4,8 процентка артты.

Пенсияләр ничек индексацияләнә?
Пенсияләр ничек индексацияләнә?

Эшләмәгән пенсионерлар өчен иминият пенсияләре 2023 елның 1нче гыйнварыннан 4,8 процентка артты. Уртача алганда, өстәмә 1 мең сум тәшкил итә.

Булачак пенсионерларның пенсия хокуклары да индексацияләнде – коэффициент бәясе гыйнвар аеннан Башкортстанда 123,77 сумга, беркетелгән түләү күләме 7 567,33 сумга кадәр күтәрелде.

Эшләп йөргән пенсионерлар хезмәт эшмәкәрлеген туктатканнан соң, эшләгән вакытта башкарылмаган барлык индексацияләрне исәпкә алып,  яңа күләмдә пенсия ала башлаячак. Пенсия күләме эштән киткәннән соң икенче айның беренче көненнән яңадан исәпләнә. Шул ук вакытта, ел саен, 1 августтан башлап, эшләүче пенсионерларның пенсиясе эш бирүче тарафыннан узган елда түләнгән иминият взносларын исәпкә алып исәпләнә.

Эшкә урнашканда пенсия күләме кимемәячәк. Ләкин 1нче гыйнвардан планга ярашлы пенсияне арттыру янә эштән китүгә кадәр тукталачак.

Чыганак: Объясняем. Башкортостан. 

Автор:
Читайте нас: