Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 гыйнвар 2023, 08:52

Алдагы көннәрдә һава торышы нинди булыр?

Башкортстанның аерым районнарында ял көннәрендә 0 градуска кадәр җылытачак, дип хәбәр итәләр төбәк синоптиклары.

Бүген, 20нче гыйнварда, республикада явым-төшем булмаячак. Һава температурасы көндез -8, -13, урыны белән  -3 градус булуы көтелә. Бу хакта "Башинформ" сайты хәбәр итә. 

21 гыйнвар, шимбә көнне, явым-төшемсез булачак. Җил юнәлешен үзгәртүчән, талгын. Төнлә һава температурасы -12, -17 градус, урыны белән -19, -24. Көндез -5, -10 градус, таулы районнарда 0 градуска кадәр җылы булачак.

22нче гыйнварда Башкортстанда янә явым-төшемсез. Җил юнәлешен үзгәртүчән, талгын.  Төнлә һава температурасы -12, -17 градус, урыны белән -19, -24. Көндез -5, -10 градус, таулы районнарда 0 кадәр җылытачак.

Автор:
Читайте нас: