Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 гыйнвар 2023, 18:51

Түләүле ял – 24 көн

Русия Президенты яңа законга кул куйды.   

Түләүле ял – 24 көн
Түләүле ял – 24 көн

2023 елның 1нче сентябреннән инвалид баланың әти-әнисенең берсе, опекуны яки попечителе ел дәвамында өстәмә рәвештә 24 көн ял алырга мөмкин. Бу законга Русия Президенты кул куйды. 

Әле әти-әниләрнең берсенә, опекунга яки попечительгә язма гариза нигезендә инвалид бала карау өчен аена түләүле дүрт көн өстәмә ял бирелә. Аны үзаллы файдаланырга яки икенче законлы вәкил белән (әгәр ул бар икән) бүлешергә мөмкин. Кулланмый калган көннәрне икенче айга күчерергә яки җыерга ярамый.  Закон үз көченә кергәннән соң моның өчен мөмкинлек ачыла.

Әгәр әти-әни, опекун яки попечитель дүрт көннән артык ял алырга теләсә, эш графигын җитәкчелек белән сөйләшеп килешергә кирәк.

Һәр ял көне уртача эш хакы күләмендә түләнә.

Чыганак: Объясняем. Башкортостан

Автор:
Читайте нас: