Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 гыйнвар 2023, 12:17

Авылларда бәйрәмнәр дәвам итә

7 гыйнвар көнне, Мата авылы клубында, балалар өчен Яңа ел бәйрәме үтте.

Авылларда бәйрәмнәр дәвам итә
Авылларда бәйрәмнәр дәвам итә

7 гыйнвар көнне, Мата авылы клубында, балалар өчен Яңа ел бәйрәме үтте.

Балалар бәйрәмнең көтеп алынган кунакларын – Кыш бабайны һәм Карсылуны зур шатлык белән каршы алдылар. Бергәләшеп төрле конкурсларда катнаштылар, җырладылар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, күңел ачтылар. Чара дәвамында ата-аналар балаларның эчкерсез елмаюларын һәм бәхетле күзләрен күзәттеләр.

Уеннар, конкурслар, биюләр яңа ел программасында катнашучылар һәм тамашачылар күңеленә хуш килде! Төрле төсле, ялтырап торган гирляндалар һәм чагу бизәлгән чыршы бәйрәмгә могҗиза хисе бирде.

Күркәм бәйрәмгә килгән балалар шат, күтәренке күңел һәм бүләкләр алып таралыштылар.

Авылларда бәйрәмнәр дәвам итә
Авылларда бәйрәмнәр дәвам итә
Авылларда бәйрәмнәр дәвам итә
Авылларда бәйрәмнәр дәвам итә
Автор:
Читайте нас: