Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 гыйнвар 2023, 11:45

Һәйкәлләрдә халык хәтере!

Районда төрле юнәлештәге программалар кысаларында төзекләндерү,  матурлау, гомер кичергән халыкның тормышын тагын да яхшырту  өстендә  зур һәм актив эш алып барыла.

Һәйкәлләрдә халык хәтере!
Һәйкәлләрдә халык хәтере!

Районда төрле юнәлештәге программалар кысаларында төзекләндерү,  матурлау, гомер кичергән халыкның тормышын тагын да яхшырту  өстендә  зур һәм актив эш алып барыла.

Түбән Сикияз авыл биләмәсенең Магашлы-Алмантай авылы халкы Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашырга теләк белдереп беренче сөйләшүдә карар кабул иткән иде. 27нче ноябрьдә йомгаклау җыелышы үтте.

Мөһим чарада район Хакимиятенең финанс идарәсе начальнигы Альбирт Хәмитов hәм район Советы секретаре Рәсих Акберов катнаштылар. Алар конкурста катнашу шартлары белән кабаттан таныштырып,  әлеге программа турында тулы мәгúлүмат бирделәр, аның әhәмияте, үзенчәлекләре hәм өстенлекләрен билгеләп үттеләр. 

Шулай ук авыл старостасы Радик Апкалиев hәм активист Әлфинә Алексеева халыкны борчыган җитди мәсьәләләргә карата үз фикерләрен белдерделәр. Ә авылда хәл ителәсе проблемалар юк түгел. Магашлы-алмантайлыларның  теләге — җиңү яулап туган авылларына әйләнеп кайткан hәм илебез тынычлыгы өчен яу кырында ятып калган яугирләр истәлегенә обелиск төзү булды. 

Ә халык теләге — иң мөһиме. Ул, узган җыелыштагы кебек үк, барлык халык тарафыннан хупланды. Шулай ук әлеге изге эшне башкаруда ярдәм итүче проектны халыктан 8 процентын финанслау турында карар килешенде. „АгроПрофи” җәмгыяте генеральный директоры Илдар Акберовның спонсорлык ярдәме күрсәтәчәге белдерелде.

Җыелыш барышында Әлфинә Алексеева, Лариса Кузмина, Зилә Александрова, Люция Мөхәмәтдиновалардан торган инициатив төркем сайланды.

 Олы хөрмәт йөзеннән районның hәр авылында диярлек яу кырында ятып калган сугышчылар истәлегенә багышланган истәлекле урыннар бар һәм төзекләндерелеп тора.  Әлеге программа кысаларында Магашлы-Алмантай авылында да бу изге эш гамәлгә ашыр. 

Фирдинант АРСЛАНОВ,

Түбән Сикияз авыл биләмәсе башлыгы.

Автор:
Читайте нас: