Бүгенге район Хакимияте башлыгының Чыршы бәйрәмендә районыбызның яшь егете — Фидан Кашапов фатирлы булды.
Тантанада яңа фатир ачкычын район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев тапшырды.
Бу ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү буенча дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырылды.
Яңа фатирның нигезе бәрәкәтле һәм тыныч булсын. Яшь хуҗасына бары тик бәхет, сөенеч кенә китерсен!