Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 декабрь 2022, 15:00

Балтачта Хакимият башлыгының Чыршы бәйрәме үтте

Яңа ел чыршысы — балалар өчен һәрвакыт көтеп алынган бәйрәм! Ә районның төп чыршысына эләгү—һәр баланың зур хыялы дисәк тә була.

27 декабрь көнне, район мәдәният сараенда, район Хакимияте башлыгының Чыршы бәйрәме узды. Бу тантана көтеп алынган күркәм традициягә әверелде. Бәйрәмгә бөтен районнан 300дән артык укучы җыелды. Мондый зур һәм мөһим чарада катнашу мәктәп укучыларының уку, спорт һәм иҗади казанышлары өчен яхшы этәргеч булып тора.

Укуда яхшы билгеләргә өлгәшкән, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешкән укучылар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле һәм махсус операциядә катнашучыларның балалары, реабилитация үзәге тәрбияләнүчеләрен тантаналы бүләкләү һәм театральләштерелгән тамаша көтте.

Бәйрәм кунакларына котлау сүзе белән район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Оренбург казак гаскәрләренең Уфа-табын аерым казак җәмгыятенең казак полковнигы Фәгыйм Низамов, есаулы Юрий Морозов, вахмистр Филүс Әхмәтдинов, "Газпром трансгаз Уфа" җәмгыяте вәкиле Динар Сөләйманов, район мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Шәймөхәмәтовалар чыгыш ясадылар. Үзләренең чыгышларында балаларның яңа елда да яхшы укуларын дәвам итәрләр, яңа казанышлар һәм уңышлар белән сөендерерләр дигән ышаныч белдерде.

—Районыбызның шундый матур, акыллы, сәләтле балалары булуына чиксез шатбыз һәм горурбыз. Сез – безнең киләчәгебез. Файдалы, кирәкле белемнәр, тәҗрибәләр алуыгыз өчен без ярдәм итәргә һәм барлык шартларны булдырырга тырышабыз. Киләсе ел уңай үзгәрешләр, гадәти булмаган очрашулар һәм яңа үрләр яулау елы булсын. Иң кадерле хыялларыгыз, тормышыгызның барлык ниятләре, планнары тормышка ашсын, бәхет тик елмаеп торсын,—диде Илгиз Әхвәс улы.

Балтач районы җитәкчесе төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда, иҗади конкурсларда җиңүчеләргә, спорт өлкәсендә  югары күрсәткечләргә ирешүчеләргә Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр өләште.

Район мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Шәймөхәмәтова да балаларга ихлас теләкләрен җиткерде. Алдынгы укучыларга район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталарын тапшырды. 

Чараның тантаналы өлеше күңел ачу программасы белән алмашынды—балалар һәм өлкәннәр игътибарына балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре тарафыннан яңа ел әкиятен театральләштерү тәкъдим ителде. Ел саен алар балаларда чын Яңа ел могҗизасы тудыру өчен чагу, кызыклы, мавыктыргыч һәм истә калырлык тамаша күрсәтәләр. Бу елда искәрмә булмады.

Үзенчәлекле һәм сихри эчтәлекле тамаша, күңелләрне күтәрердәй музыка, костюмнар, бәйрәм атмосферасы — болар барысы да Яңа ел чыршысында булды. Кыш бабай белән Карсылу әкият персонажлары белән бергә тылсымлы дөнья, балалар өчен могҗизалы бәйрәм атмосферасын тудырдылар. Балалар алар белән рәхәтләнеп күңел ачтылар—җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр һәм мавыктыргыч уеннар уйнадылар.

Бәйрәм залы балаларның көлүе һәм күтәренке кәефе белән тулды, ә аларның  елмаюлары һәм алкышлары әлеге чараның уңышка ирешүен дәлилләп тора да инде.

Бәйрәм бик матур һәм күңелле үтте! Бүгенге тантана укучылар өчен чын Яңа ел сюрпризы һәм, әлбәттә, киләсе елга яңа тәэсирләр, көч-куәт һәм дәрт алу өчен тагын бер мөмкинлек булды.

Автор:
Читайте нас: