Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 декабрь 2022, 15:30

Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә

Менә бүген, 26 декабрь көнне, район мәдәният сараенда үткән Яңа ел бәйрәме ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның күңелләрендә якты һәм чагу эз калдыргандыр, мөгаен.

Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә
Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә

Яңа ел алдыннан районның балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм төрле оешмаларда гөрләп күркәм чыршы бәйрәмнәре үтә.

Менә бүген, 26 декабрь көнне, район мәдәният сараенда үткән Яңа ел бәйрәме ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның күңелләрендә якты һәм чагу эз калдыргандыр, мөгаен. Әлеге искиткеч чарага районыбызның төрле авылларыннан 100дән артык бала җыелды.

Төрле маскалардагы һәм әкият геройлары булып киенгән балалар сәхнә янына үттеләр.

Балаларга күңелле һәм истәлекле мизгелләр бүләк иткән бәйрәм белән котлап район Хакимияте башлыгының социаль һәм кадрлар мәсьәләләре буенча урынбасары Инзилә Гасыймҗанова иң ихлас теләкләрен юллады. Ары таба әлеге чараны оештыруда спонсорлык ярдәме күрсәтүче Аветик Аракелян, Алексей Мамаев, Эльдар Әхмәтҗанов, Руслан Ялилов, Маргарита Абдуллина һәм Сергей Ковалевларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

—Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм. Куян елы иминлек, саулык-сәламәтлек, куанычлар гына алып килсен, — диде Инзилә Әдип кызы.

Кыш бабай (Илфат Хәйдәров) һәм Карсылуны (Регина Минисламова) чакыруга кадәр балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре  — Фея (Гөлфирә Хәсәнова), Бичура (Лариса Нуртдинова), Юлбарыс (Илшат Яхин), Куян (Айгөл Әхмәтгалиева) әкият персонажлары булып, балаларны могҗизаларга бай сихри әкият дөньясына алып керделәр.

Күркәм чара ары таба, мәдәният сарае фойесында, купшы чыршы тирәли түгәрәккә тезелеп җыр-биюләр, уеннар белән дәвам итте.  Балалар иҗаты үзәге, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәрләре оештырган мавыктыргыч уеннарда һәр бала ихлас катнаштылар.

Кыш бабайның да капчыгы бүген җиңелләрдән түгел иде. Ул бәйрәмдә катнашучыларга бүләкләр, күтәренке кәеф һәм бәйрәм рухы белән мул өләште.

Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә
Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә
Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә
Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә
Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә
Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә
Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә
Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә
Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә
Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә
Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә
Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә
Автор:
Читайте нас: