Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 декабрь 2022, 21:28

Без тумышыбыз белән СССРдан

Бүген, район мәдәният сараенда, СССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган тантаналы чара үтте.

Без тумышыбыз белән СССРдан
Без тумышыбыз белән СССРдан

Бүген, район мәдәният сараенда, СССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган тантаналы чара үтте.

Безнең күбебез тумышыбыз белән СССРдан. Без ул вакытларны җылылык белән искә төшерәбез. Бу безнең тарих, тормыш, хатирәләребез. Һәм без илебез тарихы белән горурланабыз, аны хөрмәт итәбез.

Әлеге чарада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Русиянең дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре иҗтимагый һөнәри берлегенең Башкортстан республика оешмасы рәисе Рәшит Харрасов, "КПРФ" сәяси партиясенең Башкортстан Республикасы бүлегенең беренче секретаре, БР Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутаты Юнир Котлыгужин, Сугыш һәм хезмәт ветераннарының район советы рәисе, "КПРФ" сәяси партиясенең Балтач җирле бүлекчәсенең беренче секретаре Рифат Сафин катнашты.

 - Без барыбыз да тумышыбыз белән СССРдан дип әйтергә мөмкин, һәм бу хәл безне яңадан һәм яңадан совет тарихы битләренә кире кайтырга, аларның үзенчәлекләренә яңача карап, ул елларда булган вакыйгаларга яңача карарга мәҗбүр итә. СССР - барлыкка килгәннән бирле төрле иҗтимагый төзелешле дәүләтләрнең тыныч яшәү сәясәтен алып барган, тигез хокук һәм үзара файда нигезендә барлык халыкларның киң хезмәттәшлеген үстерү өчен актив көрәшкән ил, - диде үз чыгышында Илгиз Әхвәс улы.

"КПРФ" сәяси партиясенең Башкортстан Республикасы бүлегенең беренче секретаре, БР Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутаты Юнир Котлыгужин һәм  Сугыш һәм хезмәт ветераннарының район советы рәисе, "КПРФ" сәяси партиясенең Балтач җирле бүлекчәсенең беренче секретаре Рифат Сафин Коммунистлар партиясе Үзәк комитетының “СССР төзелүнең йөз еллыгын билгеләп үтү йөзеннән” һәм “Сугыш балалары” медальләрен тапшырдылар.

Мәртәбәле кунаклар чыгышлары район мәдәният сарае хезмәткәрләренең ватанпәрвәрлек рухындагы чыгышлары белән үрелеп барды.

Мәдәният сарае фойесында СССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган “Тарих битләре: СССРның 100 еллыгы” тарихи-тематик күргәзмә оештырылды. 

Без тумышыбыз белән СССРдан
Без тумышыбыз белән СССРдан
Без тумышыбыз белән СССРдан
Без тумышыбыз белән СССРдан
Без тумышыбыз белән СССРдан
Без тумышыбыз белән СССРдан
Без тумышыбыз белән СССРдан
Без тумышыбыз белән СССРдан
Без тумышыбыз белән СССРдан
Без тумышыбыз белән СССРдан
Без тумышыбыз белән СССРдан
Без тумышыбыз белән СССРдан
Автор:
Читайте нас: