Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 декабрь 2022, 21:42

Уфадан сөенечле хәбәр!

Балтачлылар - "Башкортстан йолдызы" Бөтенрусия күп жанрлы конкурс-фестивале дипломантлары.

Уфадан сөенечле хәбәр!
Уфадан сөенечле хәбәр!

Уфада "Бөтен планетадагы йолдызлар" иҗат проекты кысаларында "Башкортстан йолдызы" Бөтенрусия күп жанрлы конкурс-фестивале үтте.

Чараның төп максаты - балаларны һәм яшүсмерләрне мәдәни һәм эстетик тәрбияләүгә, аларның иң яхшы сыйфатларын ачарга, катнашучылар һәм кунаклар арасында дуслык һәм үзара аңлашу атмосферасын булдырырга ярдәм итү.

Шундый зур дәрәҗәдә үткән конкурс-фестивальдә Балтач районы данын балалар иҗаты үзәгенең “ТанцPole” берләшмәсе лаеклы яклады. Җитәкчеләре – Гөлназ Кашанова.

Нәтиҗәләр буенча 60тан артык көчле коллективлар арасында “Вперед, Россия” бию белән “ТанцPole” берләшмәсе тәрбияләнүчеләре I дәрәҗә дипломантлары булдылар.

Яшь йолдызчыкларыбызны һәм җитәкчеләрен чын күңелдән күркәм җиңүләре белән котлыйбыз!Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Уфадан сөенечле хәбәр!
Уфадан сөенечле хәбәр!
Автор:
Читайте нас: