Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 декабрь 2022, 14:19

Штәнде урта мәктәбендә гражданнар оборонасы буенча чара үтте

"Аек авыл-2022" конкурсы кысаларында төрле чаралар үтә.

Штәнде урта мәктәбендә гражданнар оборонасы буенча чара үтте
Штәнде урта мәктәбендә гражданнар оборонасы буенча чара үтте

“Аек авыл-2022” конкурсы кысаларында, Штәнде урта мәктәбендә, Мата авылы клубы мөдире яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә багышланган гражданнар оборонасы буенча чара үткәрде.

Әлеге чараның максаты - укучыларда тормыш иминлеге нигезләре фәненә кызыксыну уяту, иминлек кагыйдәләрен үтәүне булдыру, төрле шартларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтү.

Күнекмәләр барышында теоретик һәм гамәли чаралар эшләнелде. Шулай ук укучылар шәхси саклану чаралары, аларны куллану ысуллары белән таныштылар, противогаз, янгын сүндерүчеләр киемнәрен тиз арада кию буенча өйрәнүләрдә актив катнаштылар.

Штәнде урта мәктәбендә гражданнар оборонасы буенча чара үтте
Штәнде урта мәктәбендә гражданнар оборонасы буенча чара үтте
Штәнде урта мәктәбендә гражданнар оборонасы буенча чара үтте
Автор:
Читайте нас: