Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 декабрь 2022, 16:03

Николай Дарин – “Өмет фәрештәләре-2022” лауреаты

“Өмет фәрештәләре-2022” ачык фестиваль Башкортстан Республикасының төньяк - көнбатыш районнары арасында үткәрелде.

Николай Дарин – “Өмет фәрештәләре-2022” лауреаты
Николай Дарин – “Өмет фәрештәләре-2022” лауреаты

2нче декабрьдә, Аскын авылында, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр арасында “Өмет фәрештәләре-2022” ачык иҗат фестивале узды.

“Өмет фәрештәләре” ачык фестиваль Башкортстан Республикасының төньяк - көнбатыш районнары арасында үткәрелде.

Сайлап алу турыннан соң Бөре, Аскын, Караидел, Балтач, Илеш, Тәтешле, Дүртөйле районнарыннан катнашучылар Гала-концертта чыгыш ясадылар. Безнең районны балалар сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укучысы Николай Дарин лаеклы тәкъдим итте. "Вокал” номинациясендә ул II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Николайны һәм аның укытучысы Рәзидә Әхмәтованы чын күңелдән күркәм җиңүләре белән котлыйбыз!Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Автор:
Читайте нас: