Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 декабрь 2022, 17:03

Мәрхәмәтле булыйк!

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан маталылар сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр белән очрашып, ярдәм кулы суздылар.

Мәрхәмәтле булыйк!
Мәрхәмәтле булыйк!

1993 елдан 3нче декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнә. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү матур һәм кирәкле бер традициягә әверелде.
Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Физик мөмкинлекләре чикле булса да, һәр көннең ямен һәм кадерен белеп яши алар. Күпләргә үрнәк итеп куярга да була.
Без дә бу көн уңаеннан аларны котлап, матур теләкләр теләп,үзебезнең кулдан килгәнчә ярдәм кулы сузып, аларнын берничәсенен булса да күңелләрен күреп кайттык. Безнен баруыбыз аларнын тормышына аз гына булса да ямь өстәгәндер, күңелләре булгандыр, дип уйлыйсы килә.
Аларга  игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына – терәк, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булыйк,- ди Мата авылы клубы мөдире Эльвера Солтанова.

Мәрхәмәтле булыйк!
Мәрхәмәтле булыйк!
Мәрхәмәтле булыйк!
Мәрхәмәтле булыйк!
Мәрхәмәтле булыйк!
Мәрхәмәтле булыйк!
Автор:
Читайте нас: