Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 декабрь 2022, 16:14

Мөһим башлангычлар ишетелер һәм хупланыр

Балтачлылар Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашырга теләк белдерде.

Мөһим башлангычлар ишетелер һәм хупланыр
Мөһим башлангычлар ишетелер һәм хупланыр

Хәзерге вакытта һәркемнең җитди проблемаларны хәл итүгә үз өлешен кертү мөмкинлеге бар. Әгәр дә сез битараф булмаган, актив тормыш позицияле кеше икән, авыл тормышында катнашырга һәм аның үсешенә өлеш кертергә мөмкинсез. Башкортстан Республикасында менә инде берничә ел дәвамында Урындагы башлангычларны яклау программасы уңышлы гамәлгә ашырыла.

Ул авыл тормышындагы актуаль проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгән, аларның иң мөһимен җыелышларда халык үзе билгели. 25 ноябрь көнне, район мәдәният сараенда, Иске Балтач авылы халкы әлеге программада катнашырга теләк белдерде.

Җыелышны ачып, Иске Балтач авылы биләмәсе башлыгы Илгиз Рәхимҗанов әлеге Урындагы башлангычларны яклау программасының нечкәлекләре белән таныштырып үтте. Биләмә халкы борчыган проблемалары белән уртаклашты.

-Йомгаклау җыелышында бергәләп иң борчыган проблеманы сайларбыз һәм Урындагы башлангычларны яклау программасы аны хәл итәргә ярдәм итәр, дип өметләнәбез. Ә безгә авыл тормышыннан читтә калмаска һәм биратаф булмаска кирәк. Бердәм булсак – барысын да җиңеп чыгарбыз, - диде Илгиз Рәхимҗанов.

Шундый кирәкле программа ярдәмендә авыл биләмәләрендә бик күп төрле эшләр башкарылды. Һәм ул киләчәктә дә күп еллар эшләсен. Мөһим башлангычлар һәрвакыт ишетелер һәм хупланыр, дигән өметтә калабыз!

Илгиз РӘХИМҖАНОВ,

Иске Балтач авылы биләмәсе башлыгы.

Автор:
Читайте нас